Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нырты авылында гомер итүче Рашат Мөбарәкҗанов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Туган көн иясенә район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Нырты авылында гомер итүче Рашат Мөбарәкҗанов үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Ә тормыш иптәше Разыя апа белән бергә иңгә-иң куеп гомер итүләренә 66 ел булып киткән. Нинди матур даталар бит! 

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Нырты авыл җирлеге башлыгы Таһир Котдусовлар килгән иде. Туган көн иясенә район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Нырты авылында гомер итүче Рашат Мөбарәкҗанов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Рашат абый Чәбия авылында дөньяга килгән. Тормыш иптәше Разыя апа белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. «Менә шундый медальле бабай белән яшәп ятам инде мин», — дип елмая Разыя апа. Ә Рашат абыйның күкрәген, чыннан да, бик күп медальләр бизи, ә алар хезмәт уңышлары өчен. 

Нырты авылында гомер итүче Рашат Мөбарәкҗанов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Рашат абый авылның беренче шоферы була, бар гомерен әлеге һөнәргә багышлый. Машина йөртергә ул армиядә өйрәнә, шунда укып, икенче класслы шофер таныклыгы ала. Тәүге иярләгән машинасы агач кабиналы ЗИС була. Аның тәрәзә чистарткычлары да юк иде дип елмаеп һәм бераз моңсуланып искә ала юбиляр. 

«Әти сугышка алынганда, без әнигә абый, сеңлем белән өч бала калдык. Армиягә киткәнче колхозда ат җигеп эшләдем. Ә өч елдан Ватан алдындагы бурычны үтәп кайтканда, совхоз оешкан иде. Анда шофер булып урнаштым, әмма машина юк иде әле. Гомумән, ул вакытта авылларда шоферлар да булмады. Үзем шикелле армиядә укып кайткан Төркәштәге бер егетне генә белә идем. Беренче тәгәрмәчле дустым белән өч-дүрт ел эшләдем. Шул вакытта ферма төзеделәр, мин машина белән агач өстерәттем. Аннары сөт ташый торган машина кайтты. Миңа аны ышанып тапшырдылар. Ә аңа кадәр сөтне ат белән илтәләр иде. Нырты, Майский, Ятмас-Дусай, Чәбиядән сөт төяп, Тәкәнешкә илтә башладым. Кайтканда да буш йөрмим, дуңгызларга „обратка“ (майсызландырылган сөт) алып кайтам. Аннары тагын сөт җыярга чыгып китәм, көнгә икешәр мәртәбә шулай әйләнә идем. Әле парторг, тегендә-монда алып барырга дип, кеше утыртып җибәрә. Эше бик авыр, әмма акчасы әйбәт булды, 70 сум түләделәр», — дип искә ала Рашат абый. 

Алга таба шофер ГАЗ-51 машинасына утыра. Эшләгән дәвердә ничә машина алыштырганын хәтерләми юбиляр. 

«Машинам ватылса, төнлә булса да ремонтлап эшкә чыга идем. Каты эшләдем, чөнки тормышны алып барырга, балаларны үстерергә акчасы да кирәк бит. Тырышлыгымны күреп, Кукмарага беренче класслы шоферга укырга җибәрделәр. Аннары өр-яңа, зур ЗИЛ машинасын тапшырдылар. Ул вакытта мондый машина Кукмараның үзендә дә бер-ике генә булгандыр. Әлеге машинаның руле артында 16 ел гомер үтеп китте. Аннары аны Чистайга алып барып алыштырып кайттым. Тора-бара тагын икенче машина... Соңыннан ике КамАЗ иярләдем. Ә пенсиягә чыккач, ат сатып алдым. Аның белән фермадагы сыерларга ылыс ташыдым һәм башка эшләрне башкардым», — диде хезмәт ветераны.

Разыя апа исә Түбән Арбаш авылыннан, озак еллар Нырты мәктәбендә укытучы булып эшләгән.

«Элек авылдан чыгып китү бик авыр, справка бирмиләр иде. Тәкәнешкә тегүчелеккә укырга кергәч, колхозга кайтасы дип чакырттылар. Шул вакыт Мәскәү ягында яшәүче апаларыма иярдем дә чыгып киттем, шунда документ ясаттым, шахтада эшләдем. Аннары туган якларга әйләнеп кайттым», — диде ул, хатирәләрен яңартып.

Нырты авылында гомер итүче Рашат Мөбарәкҗанов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Гел юлда йөргән, иртә-кич эштә булган шофер кеше белән тормыш итүе авыр булмадымы дип кызыксынам Разыя ападан. 

«Чыгып киткәч, юк дип торасың, кайтып кергәч, Аллага шөкер, дисең. Сагынып, юксынып торырга вакыт булмады, гомеребез хезмәт белән үтте. Йорт-кура тирәсендә мәшәкатьләр дә җитәрлек иде. Сыер, ат, сарыклар тоттык. Биш бөртек бала бар. Барысы да эш бит, карарга, тәрбияләргә кирәк», — диде җор телле Разыя апа. 

Бүгенге көндә өлкәннәр уллары Илдар белән тыныч, рәхәт картлык кичерә. Рашат абыйның уллары да әтиләренең һөнәрен сайлаган, кызганыч, берсе вафат икән инде. «Әти янына машинага утырып йөреп, барысына да өйрәнеп үстек. Каникулларда әти урынына машинада мин эшли идем», — диде Илдар абый.

Шунысына игътибар иттек: гаилә безнең газетаның даими язылучысы да әле, алар аның бер хәрефен дә калдырмыйча укып, җыеп барганнар. Тугры укучыларыбызга алга таба тигезлектә яшәүләрен теләп калабыз.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев