Нырья авыл җирлегендә Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды
Митинг кысаларында Валерий Григорьевич махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий Баймаковка мотоцикл ачкычларын тапшырды.
Ватан Геройлары көне ел дәвамында иң әһәмиятле, истәлек даталарының берсе булып кала. Ул илебезнең иминлеге хакына үз гомерен аямаган кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт билгесе булып яңгырый.
Әлеге көн уңаеннан районның төрле җирлекләрендә тематик очрашулар, хәтер минутлары һәм патриотик чаралар оештырыла. Шундый вакыйгаларның берсе Нырья авылында да үтте — биредә халык берләшеп, буыннан-буынга күчкән батырлык традицияләренә тагын бер кат тугрылыгын раслады.
Нырья авыл җирлегендә Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы митинг һәм Билгесез солдат һәйкәленә веноклар салу чарасы узды. Әлеге вакыйга җитәкчеләрне, ветераннарны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, укытучыларны, мәктәп укучыларын һәм авыл халкын бер мәйданга җыйды.
Чараның хөрмәтле кунаклары арасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, авыл җирлеге башлыгы Павел Кузьмин, «Рассвет» агрофирмасы вәкиле Валерий Андреев, җирле ветераннар советы рәисе, Леонид атакай, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар — Дмитрий Баймаков һәм Николай Шакаевлар бар иде. Нырья урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары да әлеге истәлекле чарада актив катнашты.
Илфат Ильяс улы үз чыгышында илебез иминлеге өчен көрәшкән һәм бүген дә ил сагында торучы каһарманнарны искә алуыбызның мөһимлеген ассызыклады. Ул шулай ук авыр вакытларда солдатларыбызны ярдәмсез калдырмаган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Митинг кысаларында Валерий Григорьевич махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий Баймаковка мотоцикл ачкычларын тапшырды. Бу бүләк — якыннарыбызны һәм илне саклаучыларга күрсәтелгән игътибар һәм кайгырту символы булып тора.

Нырья җирлеге махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Бу эш төрле буын кешеләрен бер максатка берләштерә. Мәктәп директоры Николай Данилов әйтүенчә, уку йортында чын энтузиастлар эшли. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Эдуард Ишпулатов җитәкчелегендәге 20 кешелек команда 3Д-принтерда кирәк-яраклар җитештерә. Хәзерге вакытка махсус хәрби операция зонасына хәрбиләр соравы буенча ясалган якынча 2 тонна продукция «Сугышчан кардәшлек Кукмара» оешмасы аша озатылган.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий Баймаков үз тәэсирләре белән дә уртаклашты:
«Без мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына киттек. Башта бер ай дәвамында укулар уздык. Ике ай элек мин яраландым, госпитальдән соң реабилитациягә кайттым. Разведка вакытында без дошманга юлыктык, сугыш барышында пуля ярасы алдым. Дусларымның ярдәме белән тиз арада госпитальгә эләктем. Фронтка ярдәм күрсәтүче волонтерларга һәм районыбыз халкына барыбыз исеменнән зур рәхмәт әйтәсем килә. Бүген мотоцикл — иң кирәкле транспорт чараларының берсе. Бер ай элек безгә квадроцикл да китерделәр — моның өчен дә бик рәхмәтле».
Шулай итеп, Нырья җирлегендә узган әлеге чара геройларны искә алу гына түгел, ә халыкны берләштерүче, авыр вакытларда таяныч булган көчле рух символы да булды.
Фото: Юлдус Гыймадиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев