Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Росгвардияле Нияз Гатин: «Безнең хезмәттә физик хәзерлек һәм уяулык аеруча мөһим»

Узган ел районда 33 административ, 1 җинаять эше ачылган.

Россия милли гвардиясенең район бүлекчәсе тарафыннан 266 объект, 24 фатир, 66 шәхси йорт саклана, шулай ук 87 мәгариф учреждениесенең террорлыкка каршы иминлеге тәэмин ителә. Узган ел алар тырышлыгы белән 33 административ, 1 җинаять эше ачылган.

«Экипаж, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, җинаятьләр, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу турында хәбәр алынуга, үзебезгә беркетелгән сак объектларыннан сигнал килеп ирешүгә, санаулы минутлар эчендә җыенып, тиешле адреска барырга тиеш. Безнең бүлекчәдә ул шулай эшләнә дә. Куелган таләпләрне бер тапкыр да бозган юк. Без хәвефле урыннарга чыгудан тыш, үзебезнең карамактагы объектларны саклыйбыз, тиешле маршрут буенча күзәтү эшләре алып барабыз, урамнардагы тәртип өчен дә җавап бирәбез», - ди бүгенге язма герое, Россия милли гвардиясенең район бүлекчәсе хезмәткәре Нияз Гатин.

Нияз - Кәчимир авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Нократ Аланында һөнәри белем ала да армиягә бара, бер ел Россия юлларында хәрби йөкләр озатып йөри. Үзенең әйтүе буенча, полициягә эшкә урнашу теләге дә анда нәкъ менә шул чагында барлыкка килә.

«Россия милли гвардия гаскәрләренең район бүлекчәсендә эшли башлавыма биш ел вакыт узды. Беренче тапкыр җинаять урынына чыккан көнне искә төшерим әле. Төнге сәгать унбер-уникеләр тирәсе булгандыр. Элеккеге “Эссен” кибетенең сак сигнализациясе эшли башлады. 2-3 минут эчендә объектка барып җиттек. Бер ир кеше, сәүдә үзәгенең тәрәзәсен ватып, бина эченә узган да аннан исерткеч эчемлек урларга җыенган булып чыкты. Без, аны тоткарлап, участок инспекторларына тапшырдык. Хәтерләсәгез: 2021 елның сентябрендә бер райондашыбыз металл эзләү җайланмасы белән янгын сүндерү часте бинасы артындагы территориядә йөргән вакытта снарядка охшаган җайланма тапкан иде. Ул вакытта тикшерүчеләр, саперлар килгәнче, урынга кешеләр, машиналар үтеп кермәсен өчен, территорияне чолгап алып, иминлекне тәэмин иттек», - ди ул.

Ведомстводан тыш сак экипажының эш сәгате иртәнге сәгать җидедә башланып, тәүлек әйләнәсе дәвам итә.

«Сменага керешкәнче район эчке эшләр бүлегендә инструктаж узып, корал, саклагыч жилет, каска, махсус чараларны алабыз, шуннан соң эшкә керешәбез, көнгә 50-60 чакрым юл узабыз. Хезмәт вакытында лаякыл исерек хәлдә юл читендә ятучылар да, куркыныч җинаятьчеләр белән дә очрашырга туры килә. Әле шушы көннәрдә исерткеч эчемлек кулланган бер шофер Нур Баян урамында юл фаҗигасе ясаган иде. Безнең экипаж белән шуннан узып баруыбыз. Тиз генә туктап, фаҗига урыныннан качарга җыенган шоферны тоткарладык. Алга таба аның белән сөйләшүне ЮХИДИ инспекторлары дәвам итте. Андый очракларда югалып калмас өчен, физик яктан яхшы әзерлек, акыл белән эш итә белү осталыгы да сорала», - ди өлкән полицейский.

Куркыныч һәм авыр хезмәт иясе ул Нияз. «Өйдә минем эштән исән-имин кайтуымны яраткан тормыш иптәшем Алсинә, ике балам көтеп тора. Алар янәшәсендә бар борчулар да онытыла», - ди әңгәмәдәшем.
 
Нияз Гатин «Тоткарлау төркеме арасында һөнәри осталык» буенча уздырылучы республика бәйгесендә ике тапкыр беренче урынны яулаган.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk