Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара авылында яшәүче Зөлфия Хафизова: Сертификат откач, күңелем тулды

«Хезмәт даны»н 40 ел укыйм, ди райондашыбыз.

Район газетасына язылучылар арасында бу юлы шәһәребезнең бер кибетенә 5000 сумлык сертификат уйнаттык. Редакциябезгә экскурсиягә газета, радио һәм телевидение хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән танышу максатыннан килгән Пычак урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары һәм укытучылары Айгөл Нуруллина белән җиңүчене ачыкладык. 539 абунәчебез арасыннан бәхет исемлектә 131нче сан астында теркәлгән, Зур Кукмара авылында яшәүче Зөлфия Хафизовага елмайды.

Шуны билгеләп үтү кирәктер: Зөлфия апаны газетага һәр ярты ел саен әнисе Рузалия Сәмигуллина редакциядә яздыра. Берьюлы өч кешегә подписка рәсмиләштереп, әлеге бүләкнең нәкъ тә кызына эләгүен ул да бик сөенеп кабул итте. 

Тумышы белән Сазтамак авылыннан булган Зөлфия Фәйзетдин кызы Үрнәктәге училищеда хисапчы һөнәрен үзләштергән дә автомобильләргә запас частьлар сату кибетендә 18 ел сатучы булып эшли, ире Рәфкать белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

Райондашыбызга лотереяләрдә уңыш электән үк елмая икән. 

«Моңарчы да бүләк откаладым. Яңа ел бәйрәмнәрендә авылыбыз клубында лотерея уйнатыла. Анда тузансуырткыч, мультиварка да чыкканы булды, Аллага шөкер, ул яктан бәхетем бар. Сез сөенче алып шалтыраткач, бик куандым, бераз каушап та калдым, күңелем тулды. Сертификат уйнатуыгыз турында газетадан һәм социаль челтәрләрдән күреп белә идем. Зур приз бирәләр икән дип, шул вакытта уйлап куйдым әле. Шундый олы бүләк белән шатландыруыгыз өчен рәхмәт. Әлеге кибеттә ассортимент күптөрле, үзебезгә кирәкле әйберне сайлап алырбыз», — диде җиңүче.

Сүз ара сүз китеп, яңа танышым белән «Хезмәт даны» турында да сөйләшеп алдык. Аларның дуслыклары балачактан ук башланган.

«Мин икенче сыйныфка Кукмара беренче гимназиясенә килдем. Без Ворошилов урамында яшәдек. Район газетасын шуннан, 1986 елдан бирле алдырабыз. Вакытлы матбугатны кулга алуга, иң элек ахыргы битеннән башлыйм. Башта котлауларны, аннары белдерү һәм рекламаларны карыйм. Алга таба чират хикәягә җитә. Андагы бар тема да күңелгә якын, гаиләбез белән бик теләп һәм яратып укыйбыз, һәркемгә дә язылырга киңәш итәм», — дип саубуллашты Зөлфия Хафизова.

Газетабызга гомере буе тугрылык саклаучы райондашларыбыз барында «Хезмәт даны» яшәде, яши һәм яшәячәк әле!

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo