Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар истәлегенә багышланган чара узды

Чара кораллы конфликтларда ил мәнфәгатьләрен яклаучыларны һәм хәзер дә ил сагында торучыларны берләштерә.

Җиңү паркында Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган истәлекле митинг узды. Ул кораллы конфликтларда ил мәнфәгатьләрен яклаучыларны һәм хәзер дә ил сагында торучыларны берләштерә.

Кукмарада сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар истәлегенә багышланган чара узды

«Бүген без яныбызда басып тора алмаган сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алабыз. Ватанны төрле чикләрдә саклаган, илебез мәнфәгатьләрен яклаган һәм үзенең төп хәрби бурычын үтәгән ветераннарны хөрмәтлибез. Махсус хәрби операция зонасында булганнарга зур рәхмәт. Безнең районда 300дән артык сугыш хәрәкәтләре ветераны бар. Һәркемгә саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзе, тынычлык һәм иминлек телим, — диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина.

Чара барышында сугыш хәрәкәтләре ветераннарына медальләр тапшырылды.

Кукмарада сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар истәлегенә багышланган чара узды

«Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераны» медальләре белән — Илнур Әгълиуллин, Әмир Исенов, Алмаз Ситдыйков, Айрат Шакирҗанов, Факил Хөснетдинов, «Төньяк Кавказдагы хезмәте өчен» медале белән — Ришат Гаянов, «Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы» медале белән Айдар Гәрәев, Алексей Федоров бүләкләнде.

«1985-1987 елларда Әфганстанда хезмәт иттем. Миңа 19 яшь иде. Безнең төп бурыч коралларны бер урыннан икенче урынга күчерү булды. Без бүген туган якларына кайта алмаган хезмәттәшләребезнең истәлеген барлыйбыз, авыр юллар үтеп, арабызда булган иптәшләргә хөрмәт белдерәбез. Болар барысы да онытылмасын өчен, сугышчан иптәшләребез белән очрашабыз», — диде Рашит Шакирҗанов.

Кукмарада сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар истәлегенә багышланган чара узды

Сугыш конфликтларында гомерләрен биргән геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, шулай ук чарада катнашучылар мәңгелек утка чәчәкләр салды.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев