Наталья һәм Юрий Васильевлар: «Яшәү яме — тигезлектә»
Наталья һәм Юрий Васильевларның гаилә коруына быел 27 ел тулган. Гаилә башлыгы тумышы белән — Иштуганнан, ә хуҗабикә — Кукмара кызы. Алар берсеннән-берсе чибәр, уңган-булган өч кызга гомер биргәннәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым Казан Кремлендә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән иң яхшы гаиләләрне кабул итте. Әлеге тантаналы чарада райондашларыбыз Наталья һәм Юрий Васильевлар да катнашты.
Шушы көннәрдә Иштуган авылында яшәүче әлеге күпбалалы гаилә белән без дә очрашып кайттык. Наталья һәм Юрий Васильевларның гаилә коруына быел 27 ел тулган. Гаилә башлыгы тумышы белән — Иштуганнан, ә хуҗабикә — Кукмара кызы. Алар берсеннән-берсе чибәр, уңган-булган өч кызга гомер биргәннәр.
«Балды-Кенә авылында әбием яши, һәм мин еш кына анда кунак була идем. Берсендә клубка дискотекага чыккач, уртак дусларыбыз әле яңа гына армиядән кайткан Юрий исемле егет белән таныштырды. Мөгаен, бер-беребезне ошатканбыздыр, шул көннән соң очраша башладык. Дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде, һәм 1998 елда гаилә кордык. Ул чагында миңа нибары 18 яшь иде. Шөкер, кайнана-кайната белән күп еллар дус-тату яшәдек. Бездән берничә өй читтәрәк гомер итүче әби-бабай да иң зур киңәшчеләребез булды», — ди Наталья Анатольевна.
Наталья һәм Юрий Васильевлар җирлек һәм мәктәп тормышында актив катнаша, җирле мәсьәләләрне хәл итүдә дә үзләреннән зур өлеш кертә. Наталья 15 ел Нырья авыл Советында сәркатип, сигез ел балалар бакчасында тәрбияче, мөдир булып эшли. Узган елдан Нырья урта мәктәбендә директор урынбасары вазыйфасын алып бара. Гаилә башлыгы Юрий исә 20 елдан артык «Рассвет» агрофирмасында алдынгы комбайнчы булып эшли. Әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле, аңа яраткан хезмәтен калдырырга туры килә. Бүгенге көндә ул балалар бакчасында каравылчы булып тора, бабаларыннан буыннан-буынга күчеп килүче умартачылык шөгылен дә ташламый.
«Бик иртә тормышка чыгуыма беркайчан үкенмәдем. Юрий минем өчен ныклы терәк тә, яклаучым һәм саклаучым да булды. Заманасында каралты тутырып терлек асрадык, 2 сыер, 4-5 үгез бозау, өстәвенә кош-кортларның исәбе юк иде. Бергәләп эшләгәч, авырлыклар сизелмәде. Хәзер кәҗә һәм тавыклар гына калды. Бакчада умарталар бар, алар тулысынча Юрий карамагында. Икебез генә бит хәзер, булганы бик җитә», — ди хуҗабикә.
Васильевларның олы кызлары Ксениягә — 26, Ульянага — 22, ә төпчекләре Дарьяга — 16 яшь. Бүгенге көндә балаларының өчесе дә — Казанда.
«Кызлар кечкенәдән безнең кул арасына кереп, хезмәткә өйрәнеп үстеләр. Икесе инде укып бетереп диплом алды, эшлиләр. Дарья быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Хәзер ул да — Казан студенты. Балаларның кайтуын, атна ахыры җиткәнен көтеп алабыз. Гаилә тулы, кызлар янда булганда, өебез аеруча ямьләнеп китә», — ди бәхетле әти-әни.
Гаилә ныклыгының сере нидә икән? Наталья белән Юрийга да әлеге сорауны бирми кала алмадык.
«Икең бербөтен булып яшәү, тормыш юлын бәхетле итеп узу өчен ярату, хөрмәт итүдән тыш, ир белән хатынның бер-берсенә юл куя белүе, ихтирам итүе дә кирәк. Аннары тормыш бит ул гел бертөрле генә бармый. Юк кына сүз өчен дә үпкәләп йөрүне бөтенләй аңламыйбыз. Чөнки үзебез бер яктан ачуланышсак, биш минуттан инде өстәл артына утырып, чөкердәшеп, тәмләп чәй эчәбез. Яшәү яме — тигезлектә дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Ходай шуннан аермасын, хәсрәтләр күрергә язмасын. Республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү танатанасында катнашу бәхете дә һәркемгә тәтеми. Бик матур, истә кала торган бәйрәм булды ул. Иң элек Кремль буенча кыскача экскурсия ясадылар. Алга таба чакырылучыларны Татарстан Рәисе тәбрикләде. Концерт та искиткеч иде. Рәистән 100 мең сумлык сертификат алып кайттык. Гаиләбезгә ышаныч белдергән өчен район җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез», — ди алар.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев