«Нараткай» лагеры быел үз тарихында беренче тапкыр көз көне балалар кабул итте
Үткән елларны биредә балалар җәй көне генә ял итә иде.
Төз наратлар куенына сыенып утырган «Нараткай» лагеры. Әйләнә-тирә территориясендә музыка тавышы ишетелә, һәр корпуста балаларның шат авазлары яңгырый. Әйе, лагерь быел үз тарихында беренче тапкыр көз көне балалар кабул итте. Смена 28 октябрьдә башланып китеп, 3 ноябрьгә кадәр барды.
Үткән елларны биредә балалар җәй көне генә ял итә иде. Ә зур ремонт эшләреннән соң мөмкинлекләр тагын да артты. Хәзер балаларның көзге, кышкы каникулларын файдалы үткәрү өчен шартлар булдырылган. Бар җирдә чисталык, тәртип, корпусларда җылы, якты... «Нараткай» лагереның смена начальнигы Анна Караваеваның сүзләренә караганда, бу юлы көзге каникул вакытында өч корпуста 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге 103 бала ял иткән.
— Әлеге лагерьда беренче тапкыр эшлим. Монда минем өчен бөтенесе дә яңача, бик ошады. Территория бик матур, бүлмәләр ялт итеп тора, идәннәр дә җылытылган, биш тапкыр тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, медицина хезмәткәре бар. Беркемнән дә зарлану сүзе ишеткән юк, — диде ул. — Балаларны өч корпуска урнаштырдык, яшь үзенчәлекләренә карап, биш отрядка җыйдык. Алар белән унбер әйдаман эшләде. Әти-әниләр белән дә элемтәдә тордык, алар турыдан-туры миңа шалтырата алдылар.
Балалар иртәнге сәгать сигездә йокыдан торалар, зарядка ясыйлар һәм педагог-оештыручы төзелгән программа нигезендә вакытларын үткәрәләр. Спорт, иҗади, фәнни, туристлык юнәлешләре булдырылган. Тик балаларны әлеге юнәлешләр буенча аермаска булганнар. Ягъни алар һәрберсендә шөгыльләнә, үзләрен сынап карый алдылар дип сөйләде Анна Караваева.
— Көз көне дә лагерь бик әйбәт эшли ала икән, без моңа инандык. Балалар да яраттылар, вакытларын күңелле уздырдылар. Барлык чараларда актив катнаштылар, — диде смена начальнигы.
Алга таба лагерь кышкы каникул вакытында да эшләр дип көтелә. Бер атна, ун көнлек каникулны файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен бер мөмкинлек бит бу.
Рамилә Тимергалиева, Түбән Шәмәрдән:
— "Нараткай«да беренче тапкыр ял итәм. Монда миңа бик ошады. Безнең отряд «Киләчәктән кунаклар» дип атала. Иртәнге сәгать сигездә йокыдан торабыз, ә кич белән сәгать унда ятабыз. Каникул вакытында өйдә ни эшләргә дә белмәс, башка вакытта кебек телефонда утырыр идем, ә монда күңелле. Лагерьда әйдаманнар әйбәт, тәмле ашаталар, төрле кызыклы чаралар, ә кич белән дискотека үткәрелә. Телефонны исә әни белән сөйләшү өчен генә кулланам.
Айсылу Корбангалиева, Кукмара:
— "Нараткай"да беренче ел гына ял итүем түгел, бирегә бишенчеме, алтынчымы тапкыр килдем. Ремонтланганчыга кадәрге, элеккеге лагерьны да хәтерлим, анда аерым өйләрдә яшәдек, шулай ук вакытны күңелле үткәрдек, әмма ул иске иде.
Әскәр Гарифуллин, Кукмара:
— Мин "Нараткай"да өченче тапкыр ял итәм, мәктәпне сагынмадым әле, монда бик ошый, яңа дуслар таптым. Уйныйбыз, төрле ярышларда катнашабыз, туристлык буенча күнегүләр кызыклы үтә. Безгә андагы җайланмаларны дөрес итеп эләктерергә өйрәттеләр. Минем Туеш мәчетендәге лагерьга йөргәнем бар. Анда да бик кызык булды, шулай ук туристлык буенча күнегүләр өйрәндек, бауга мендек, төштек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев