Бу узган ел белән чагыштырганда 200 миллион сумга кимрәк.
Быел мошенниклар татарстанлылардан 5,3 миллиард сум акча урлаган. ТР Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьләрне эзләү идарәсенең мошенникларны ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оператив вәкаләтлесе Рәдис Йосыпов сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
«Бу узган ел белән чагыштырганда 200 миллион сумга кимрәк. Барлыгы 11 мең мошенниклык очрагы теркәлгән», — дип белдерде Радис Йосыпов.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев