Равия апа энесе Равил Шәрипов белән киленнәре Минзилә гаиләсендә тыныч гомер кичерә
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина тумыштан физик мөмкинлекләре чикле булган Равия Шәрипова белән очрашып, хәлләрен белеште. Равия апа энесе Равил Шәрипов белән киленнәре Минзилә гаиләсендә тыныч гомер кичерә. Ул аралашучан, кул эшләренә дә бик оста. Сәламәтлеге чикле кешеләр күпләребез өчен үрнәк була ала, чөнки алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев