Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Марат Җаббаров эш сәфәре белән Кукмарага килде

Алар районда эшләп килүче оешма-предприятиеләрдә булдылар, аларның эшчәнлеге белән таныштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров эш сәфәре белән Кукмарага килде. Башкала кунагын район башлыгы Сергей Димитриев каршы алды. Алар районда эшләп килүче оешма-предприятиеләрдә булдылар, аларның эшчәнлеге белән таныштылар.

Марат Җаббаров эш сәфәре белән Кукмарага килде

Эш сәфәре Югары Чура җирлегендә башланып китте. Кунаклар биредәге яңа төзекләндерелгән мәдәният йортын, балалар бакчасын карадылар. Аннан соң «Демография» милли проекты составына керүче «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында модернизацияләнгән «Россия эше» кадрлар үзәгенә юл тоттылар, район үзәк дәваханәсенең инфекцияле авыруларны дәвалау бүлегендә алып барыла торган ремонт эшләре белән таныштылар, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү, «Наз» үзәкләренең эшчәнлеген карадылар. Шулай ук таш эшкәртүче «Мастер и камень Индустрия», савыт-саба җитештерүче «Расплав», киез итек-киез комбинаты, «Рамазан икмәге», РАЙПО, көймәләр ясаучы «Триера», «Магистрат»ның агач эшкәртү цехларында булдылар.

Марат Җаббаров эш сәфәре белән Кукмарага килде

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев