Мин дә балаларымны Кукмара музыка, спорт мәктәпләренә йөртер идем, әмма үзем дә, әтиләре дә көне буе эштә
Соңгы яңалыклар

Мин дә балаларымны Кукмара музыка, спорт мәктәпләренә йөртер идем, әмма үзем дә, әтиләре дә көне буе эштә

Хәзер күп балалар мәктәптән тыш вакытларын файдалы үткәрә: спорт секцияләренә, төрле түгәрәкләргә йөри. Моның өчен шәһәребездә мөмкинлекләр дә бар: музыка, сәнгать, спорт мәктәпләре эшли

Хәзер күп балалар мәктәптән тыш вакытларын файдалы үткәрә: спорт секцияләренә, төрле түгәрәкләргә йөри. Моның өчен шәһәребездә мөмкинлекләр дә бар: музыка, сәнгать, спорт мәктәпләре эшли. Аларга үзәктә яшәүче балалар үзләре килсә, читтәге микрорайонда яки авылларда яшәүчеләрне әти-әниләре машина белән йөртә. Мин дә балаларымны музыка, спорт мәктәпләренә йөртер идем, әмма үзем дә, әтиләре дә көне буе эштә, әби-бабайларыбыз юк. Балалар әле кечкенә, үзләрен генә чыгарып җибәрәсе килми. Шуңа башкаларга кызыгырга гына кала. Минем бер үтенечем бар: Нур Баян микрорайонында яшәүче укучылар өчен Кукмараның 3нче яки Манзарас мәктәпләренең берсендә өстәмә белем бирү учреждениеләренең филиалларын ачып булмыймы? Өч бала әнисе


Нет комментариев