Мәдрәсәгә укырга чакырабыз
Соңгы яңалыклар

Мәдрәсәгә укырга чакырабыз

Беренче оештыру җыелышы – 23 сентябрь якшәмбе көнне сәгать 9.00да башлана

Кукмара  мәдрәсәсе 2018-2019 уку елына укучылар кабул итә.

Мәдрәсәнең һөнәри бүлегенә урта, урта-махсус яки югары белемле ир-егетләр һәм хатын-кызлар кабул ителә. Алар гомуми дини белем алудан тыш, имам-хатыйб һәм ислам нигезләре мөгаллиме (мөгаллимәсе) белгечлекләрен үзләштерә  алачак.

Балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү кысаларында оештырылган Башлангыч бүлеккә динебез нигезләрен өйрәнергә теләүче олылар (яшь чикләнмәгән) һәм балалар (11-12 яшьтән) кабул ителә.

Дәресләр атнага 2-3 көн үткәрелә, авылларда, башка район-төбәкләрдә яшәүчеләр өчен – атнага бер тапкыр, якшәмбе көннәрендә.
Башлангыч бүлектә уку вакыты – 3 ел, һөнәри бүлектә – 4 ел. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга диплом бирелә.  

Беренче оештыру җыелышы – 23 сентябрь якшәмбе көнне сәгать 9.00да башлана. Шунда уку тәртипләре белән танышырга, вәгазь тыңларга мөмкин булачак.

Белешмәләр өчен телефоннар:  8(84364) 2-66-75,  89656026757.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев