Манзарас авылында халык жыены узды
Җирлек тормышы, андагы тормыш-көнкүрешне тагын да яхшырту, уңайлы итү өчен җан атучы халык Манзарас мәдәният йорты бинасына җыелды.
Авыл җирлекләрендә агымдагы елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендәге төркем бүген Манзарас җирлегендә булды.

Җирлек тормышы, андагы тормыш-көнкүрешне тагын да яхшырту, уңайлы итү өчен җан атучы халык Манзарас мәдәният йорты бинасына җыелды. Алар район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе авыллардагы юлларның торышына бәйле иде, шулай ук балаларга уен мәйданчыкларына ихтыяҗ булу да әти-әниләрнең күңеленә тынгылык бирми, чөнки балаларга вакытларын үткәрергә урын кирәк, ди алар.

Азат Гарифуллин һәр яңгыраган сорауның игътибарга алыначагын билгеләп үтте.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев