Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәмәшир авылы жирлегендә яшәүчеләрне яхшы сыйфатлы асфальт юлның кайчан булачагы кызыксындыра

Авыл җирлегендә хисап җыелышы узды.

Бүген районыбызның авыл жирлеклекләрендә район хакимиятенең 2022 елда башкарылган эшләренә хисап җыелышлары башланды. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге төркем үз эшен Мәмәшир авыл җирлегеннән башлады. 

Мәмәширдә халык бай яши, тырыш. Авылда яңа мәдәният йорты эшли, узган ел мәктәп һәм балалар бакчасын үз эченә алган бинаның түбәсе өр-яңадан ясалды, бүгенге көндә мәктәпнең эчке өлешендә күләмле ремонт эшләре бара. Биредә үзара салым акчасына да шактый эшләр башкарылган. 

Авылда инвестор тарафыннан яңа мега-ферма төзелә башлаган. 

Бүгенге көндә авыл халкын бер генә мәсьәлә - авылга килә торган юлның начар хәлдә булуы борчый. Шулай ук күперләрне ремонтлау да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев