Лубян урман-техник көллияте студентлары Кукмарада булдылар
Соңгы яңалыклар

Лубян урман-техник көллияте студентлары Кукмарада булдылар

Көлледж директорының сүзләренә караганда, әлеге чара бухгалтерлык исәбе буенча алган белемнәрне ныгыту максатында оештырылган

Лубян урман-техник көллиятенең икътисад һәм бухгалтерлык исәбе буенча белем алучы студентлары Кукмарада булдылар. Алар "Россельхозбанк" җәмгыятенең район бүлеге һәм металл савыт-саба заводының эшчәнлекләре белән таныштылар.

"Әлеге чара бухгалтерлык исәбе буенча алган белемнәрне ныгыту максатыннан оештырылды", - диде Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхрәзиев.


Нет комментариев