Лельвиж авылында хисап җыелышы узды
Халык белән очрашып сөйләшү авыл мәдәният йортында үтте.
Авыл җирлекләрендә 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык белән очрашулар дәвам итә.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем Лельвиж авылында узган хисап җыелышында катнашты.
Җирлек башлыгы Эльвера Игнатьева, «Вахитов» җәмгыяте директоры урынбасары Рәис Хөсәеновлар узган ел башкарылган эшләр белән таныштырдылар. Очрашуда «Россельхозбанк»ның Кукмарадагы өстәмә офисы идарәчесе Ленар Баһавиевның да чыгышы тыңланды.
Районның социаль-икътисадый торышы, һәр тармакта башкарылган эшләр турында әзерләнгән видеороликны караганнан соң, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев