Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Кызык-мызык» Вахит авылындагы сайлау участогында күзәтүче буларак катнаша

Шулай ук ул бүген үзе дә Россия Президентын сайлауда тавышын бирде.

Кукмара районының «Кызык-мызык» буларак билгеле блогеры Илназ Габидуллин туган авылы Вахитнең 1732нче номерлы сайлау участогында күзәтүче буларак катнаша. Шулай ук ул бүген үзе дә Россия Президентын сайлауда тавышын бирде.

«Кызык-мызык» Вахит авылындагы сайлау участогында күзәтүче буларак катнаша

«Бүген минем өчен бик җаваплы көн, чөнки Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр күзәтүче буларак катнашам. Ә инде блогер-күзәтүче буларак, ялгышмасам, өч-дүрт сайлауны уздырган идем. Сайлау участогы иртәдән үк гөрләп тора, бик матур оештырганнар, мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт та куйды. Бик күңелле, ишектән кергәндә үк татар көйләре белән каршы алгач, кәефләр тагын да күтәрелеп китә. Халык бик позитив, актив. Шунысы мөһим: сайлауга бәйрәмгә барган кебек гаиләләре белән киләләр. Авылыбызда блогерлар күп булгач, камерадан да курыкмыйлар, үзем дә интервьюлар алдым», — диде ул.

«Кызык-мызык» Вахит авылындагы сайлау участогында күзәтүче буларак катнаша

Вахит авылы участок сайлау комиссиясе рәисе Алсу Габделхакованың сүзләренә караганда, әлеге участокта барлыгы 631 кеше теркәлгән.

«Халык бик актив, гаиләләре белән киләләр, аларга браслетлар бирәбез, ә яшь сайлаучыларга брелоклар әзерләдек», — диде ул.

«Кызык-мызык» Вахит авылындагы сайлау участогында күзәтүче буларак катнаша

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев