Күкшел авыл җирлегендә хисап җыелышы узды
Халык белән очрашып сөйләшү авыл мәдәният йорты бинасында үтте.
Авыл җирлекләрендә 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары дәвам итә.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге төркем Күкшел авыл җирлегендә булды.
Анда район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, участок уполномоченные Ришат Гәрәев, «Тылсым» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Руслан Шәрипов, Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Нурфат Яппаровларның чыгышлары тыңланды.
Җирлек башлыгы Раяз Хәмидуллин 2024 елда Күкшел авылында башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Җирлектә 382 хуҗалыкта 847 кеше яши. Үткән елда 5 бала туган, 14 кеше үлгән.
Җирлек территориясендә мәдәният йорты, 2 медпункт, китапханә, почта бүлеге, урта мәктәп, балалар бакчасы, коррекцион мәктәп, 5 шәхси кибет, бер автомат-телефон станциясе халыкка хезмәт күрсәтә.
«Җирлегебездә халык нигездә мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә җирлектә 375 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 101е — савым сыеры, 37 сарык һәм 34 кәҗә, 14 ат, 6 умарта, 733 кош-корт бар. Эш сөючән халык калайдан тәрәзә йөзлекләре, почта тартмалары ясый, мини-зоопарк оештыручыбыз да бар», — дип сөйләде җирлек башлыгы.
Чыгышлар тәмамлаганнан соң, сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев