Кукмаралыларга салым түләү вакытының ахырына якынлашуын искә төшерәләр
Соңгы яңалыклар

Кукмаралыларга салым түләү вакытының ахырына якынлашуын искә төшерәләр

Салым түләргә 2 атна вакыт калып бара.

Күчемсез милеккә, транспорт чараларына һәм җир кишәрлекләренә салымнарны, шулай ук банк кертемнәреннән кергән керемнәргә НДФЛны агымдагы быелның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Вакытында түләнмәгән очракта, 2 декабрьдән пенялар исәпләнә башлый.

Салымнарны төрле ысуллар белән түләргә мөмкин:

  • шәхси кабинет яки аның «Налоги ФЛ» мобиль версиясе аша, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында, банкларның онлайн-сервислары аркылы, шулай ук банкта һәм почта бүлекчәләрендә.

Фото: «Татар-информ» 


Нет комментариев