Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан бер укучы махсус хәрби операциядә катнашучыга хат яза, хәрби аны бүләк белән сөендерә

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә бер видеоролик пәйда булды.

Районыбызның мәктәп укучылары «Солдатка – хат» Бөтенроссия акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларны үзләренең җылы эчтәлекле хатлары белән сөендерде.

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә бер видеоролик пәйда булды. Анда бер хәрби Кукмарадан Руслан исемле укучы баланың язмасын укый: «Кадерле солдат! Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән сине. Мин Яңа елның барыбыз өчен дә яхшырак буласына ышанам. Сез барыгыз да үз өйләрегезгә, гаиләләрегез янына кайтырсыз, һәм без бергә шәһәрнең үзәк мәйданына Җиңү көнен билгеләп үтәргә чыгарбыз. Яңа ел белән! Җиңү безнең якта булачак!» – диелә сәлам хатында.

Руслан Леонов күппрофильле лицейның 2Г сыйныфында белем ала. Технология дәресендә алар укытучылары Гөлназ Хәсбиева белән берлектә мамыклы таякчыклардан кар бөртекләре ясап, хат язып, солдатларга юллаган булганнар.

Хәрбинең туганнары баланы эзләп табып, рәхмәт йөзеннән аңа почта аша махсус бүләк җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев