Кукмарада “үзенчәлекле” балалар өчен Чыршы бәйрәме узды
Соңгы яңалыклар

Кукмарада “үзенчәлекле” балалар өчен Чыршы бәйрәме узды

Район башлыгы Сергей Димитриев балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

Кукмарада физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды. Бәйрәмдә 50 бала катнашты. Район башлыгы Сергей Димитриев балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Яңа ел бәйрәменең программасы бик эчтәлекле һәм якты булды. Балалар театральләштерелгән тамаша карадылар һәм үзләре дә музыкаль-күңел ачу программасында катнаштылар: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, ә Кыш бабай балаларны бик теләп тыңлады һәм бүләкләр тапшырды.

фото: Эльвира Мөбаркәшина/ "Хезмәт даны"


Нет комментариев