Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада узган «Татар кызы-2023» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Быелгы «Татар кызы-2023» бәйгесенең район этабы финалына Аш-Буҗи, Әсән-Елга, Каенсар, Камышлы, Янил һәм Сәрдекбаш авылларыннан 6 кыз үтте.

Район Мәдәният йортында «Татар кызы-2023» бәйгесенең финалы узды. Халкыбыз йолаларына, гореф-гадәтләренә   тугрылык һәм татар кызының гүзәллеген зурлау проектның төп максаты булып тора. Бәйгедә катнашкан кызлар милләт тарихын, сәнгатен, аның мәгънәсен өйрәнә, үзләре өчен өр-яңа гүзәллек дөньясын ача. Һәм биредә алар шул дөньяның аерылгысыз бер зур өлешенә әверелә. 

Районыбызда әлеге бәйге 2018 елдан башлап уздырыла. Ел саен барлык җирлекләрдә сайлап алу турларын үтеп, иң талантлы, иң гүзәл һәм акыллы кызлар Кукмарага җыела. Быелгы «Татар кызы-2023» бәйгесенең район этабы финалына Аш-Буҗи, Әсән-Елга, Каенсар, Камышлы, Янил һәм Сәрдекбаш авылларыннан 6 кыз үтте. 

Жюри әгъзасы Илфат Әхмәдуллин  тантананы ачу вакытында «Татар кызы» бәйгесенең бүгенге көндә зур бер чарага әверелгәнен билгеләп үтте.

«Чыннан да, бүген без бик зур чарага –  район күләмендә оештырыла торган “Татар кызы”на йомгак ясыйбыз. Катнашучылар әлеге бәйгегә зур сынаулар аша килде, аларга бары тик уңышлар гына юлдаш булсын», - дип, үз теләкләрен җиткерде ул. 

Бәйге шартлары буенча кызлар үз чыгышлары вакытында камил рәвештә татар телен, татар халкының гореф-гадәтләрен белү һәм үзләрен сәхнәдә тоту дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Берсеннән-берсе тыйнак, сылу һәм зифа буйлы кызлар «Сәламләү», «Йола» һәм «Сорау-җавап» конкурсларында көчләрен сынады. Моннан тыш, финалга чыгучылар хореография, вокал һәм нәфис сүз осталыкларын тәкъдим иттеләр. 

Быел бәйгегә үзгәрешләр дә кертелгән иде: милли ризыкларны пешерә белү осталыкларын кызлар финалга берничә көн кала күрсәтте. Алар татар халкының милли ризыгы – токмач кистеләр. Барысы да үз эшләрен оста башкарган иде. 

Нәтиҗәдә район Мәдәният йорты сәхнәсендә узган «Татар кызы-2023» бәйгесендә Каенсар авылыннан Алисә Исхакова җиңү яулады. Ул әлеге исемгә лаек булу зур җаваплылык һәм дәрәҗә икәнен ассызыклады. Аңа традиция буенча ак калфак бүләк ителде. 

Шунысы мөһим: «Татар кызы» – бары тик матурлык һәм сәләт кенә түгел, ә татар мәдәниятен һәм телен саклау бәйгесе. Бу чара яшь буынның сәләтле, кызыксынучан һәм дәртле икәнен тагын бер кат исбатлый.


 
Катнашучылар 5 номинация буенча бүләкләнде:
 
«Татар кызы-2023» – Алисә Исхакова (Каенсар).

«Милли җанлы кыз» – Миләүшә Хаҗиева (Аш-Буҗи).

«Уңган кыз» – Энҗе Зыятдинова (Камышлы).

«Зәвыклы кыз» – Гүзәл Смирнова (Янил).

«Зирәк кыз» – Камилә Җәләлиева (Әсән-Елга).

«Сәләтле кыз» – Әнисә Гарифуллина (Сәрдекбаш).

Фото: шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев