Кукмарада үзәк чыршыны сүтә башладылар
Соңгы яңалыклар

Кукмарада үзәк чыршыны сүтә башладылар

Бу эшне елдагыча «СПК – энергия» оешмасы хезмәткәрләре башкара.

Бүген Кукмарадагы Комсомол мәйданында үзәк чыршыны - 22 метр озынлыктагы Яңа ел символын сүтә башладылар. Бу эшне елдагыча «СПК – энергия» оешмасы хезмәткәрләре башкара. 

Һәр уенчыкны, чыршының һәр ботагын җайлап алып, махсус тартмаларга тутырып, 11 айга оешма складына алып китәләр.

Ә Кукмара металл савыт-сабалар заводы ясаган, күпләр үз иткән «зур уенчык»ны шулай ук завод үзенең складында саклый.

 

Фото: Лилия Нургалиева/ «Трудовая слава»


Нет комментариев