Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада үлем белән тәмамланган юл һәлакәтендә гаепле кешегә хөкем карары чыгарылган

Гаепләнүче үз гаебен таныды.

Кукмара районы прокуратурасы 45 яшьлек җирле кешегә карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ Җинаять Кодексының 264нче маддәсенең 3нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (машина белән идарә итүченең, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы) гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, 2022 елның 13 августында хөкем ителүче «Рено Дастер» автомобиле руле артында Зур Кукмара авылы юнәлешендә хәрәкәт иткән. Борылышта ир кеше руль белән идарә итүен югалта, каршы як хәрәкәте юлына чыга, «Лада Калина»автомобиле белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Калина» йөртүчесе һәлак була.

Гаепләнүче үз гаебен таныды.

Суд әлеге ир кешегә сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү, ике ел дәвамында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Хөкем карары үз көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев