Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Очрашуны район башлыгы Сергей Димитриев үткәрде.

«Галактика» балалар иҗат үзәгендә Кукмара районында туризмны үстерүгә багышланган киңәшмә узды. 
Район башлыгы Сергей Димитриев: «Мөмкинлекләр гаять зур, әмма без аларның барысын да кулланмыйбыз», — диде. Бу юнәлештә нинди эшләр алып барыла соң?

Кукмарада туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Туган якны өйрәнү музее директоры Рамилә Хәсәнова сүзләренчә, районда 4 туристик маршрут оештырылган. Узган ел 5 ай эчендә безнең районга 8440 турист килгән булса, быел бу сан 9461не тәшкил итә. «Туристларга тулысынча уңайлыклар тудыру өчен автомобильләр тукталышы, гомуми файдалану урыннары, кафе кебек мәсьәләләрне хәл итү мөһим», — диде ул.

Кукмарада туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллин Чуашстан Республикасындагы хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Кукмарада туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Рәссамнар берлеге әгъзасы Артур Давыдов туристларны җәлеп итү буенча үз идеясен тәкъдим итте, тиздән әлеге эшләр турында рәсми рәвештә билгеле булачак.

Кукмарада туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Кукмарада туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

«XX гасыр башында мари биләмәсе» музей-этнография комплексы җитәкчесе Ольга Санникова үзләренең туристик маршруты турында сөйләде һәм район мәктәпләрен музей белән танышырга чакырды.

Кукмарада туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев