Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре килгәнче ялкын телләрен йортта яшәүчеләр үзләре сүндерә.
14 сентябрьдә сәгать 16.39да районның янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына телефоннан Кукмараның Чернышевский урамындагы торак йортның тәрәзәсеннән көчле төтен чыгу турында хәбәр алына. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частеннән хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре килгәнче ялкын телләрен йортта яшәүчеләр үзләре сүндерә.

Аш-су бүлмәсе җиһазы, көнкүреш техникасы яна, 4 квадрат метр мәйданда стена һәм түшәмгә зыян килә.

Фаҗига буенча тикшерү эшләре бара. Кешеләр зыян күрми.


фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Нет комментариев