Кукмарада «Теләкләр чыршысы» акциясе башланды
Кыш бабайга зур өметләр баглап хат язган, физик мөмкинлекләре чикле балаларның теләкләре чынга ашырылачак.
Район җитәкчесе Сергей Димитриев, аның урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм районның оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылдылар.
Алар Кыш бабайга зур өметләр баглап хат язган, физик мөмкинлекләре чикле балаларның теләкләрен чынга ашырачак.
«Сәламәтлекләре чикле балаларның тормышларындагы кечкенә генә булса да хыялын тормышка ашырып, традициягә әверелгән әлеге акциядә катнашуыгызга зур рәхмәт», — диде бу турыда Сергей Димитриев.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев