Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада самбо буенча республика турниры узды

Ярыш Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Кукмараның «Барс Арена» спорткомплексында Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 35 ел тулу һәм сугышчы-интернационалитларны искә алу уңаеннан самбо буенча алтынчы республикакүләм ачык турнир үтте. 

Кукмарада самбо буенча республика турниры узды

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Болгар Ислам академиясе ректоры, Кукмара якташлары җәмгыяте рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, генерал-майор, Казан Суворов хәрби училищесы начальнигы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Валерий Миронченко, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының хәрби хәрәкәт ветераннары белән эшләүче координацион советы рәисе, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Егоров һәм башкалар катнашты. 

Кукмарада самбо буенча республика турниры узды

Турнир яшүсмерләр, балалар арасында узды. Бәйгедә Казан шәһәре, Киров өлкәсе, республиканың төрле районнарыннан килгән 15ләп команда, 150гә якын спортчы катнашты. Ярыш төрле үлчәү категорияләре буенча өч келәмдә алып барылды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны» 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев