Кукмарада район Советының чираттагы сессиясе булды
Көн тәртибе буенча чыгышлар, тәкъдимнәр тыңланды, киләчәк эшчәнлеккә бурычлар билгеләнде.
Бүген район Мәдәният йортында үткән Кукмара муниципаль район Советының бишенче чакырылыштагы өченче сессиясе узды.
Район сессиясен ачык дип игълан иткәннән соң, район башлыгы залда утыручыларны Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.
«Конституция — ул илдә тотрыклылык, тынычлык һәм татулык нигезе», — дип бәяләде ул.
Утырышның көн тәртибе буенча беренче булып район Финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллин «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына бюджет проекты турында» чыгыш ясады.
Хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Зөлфия Габдуллина «Кукмара муниципаль районы» муниципаль берәмлеге чикләрен туры китерү турында сөйләде. Шулай ук «2026 елга Кукмара муниципаль районы Советының эш планы» да депутатлар карамагына тәкъдим ителде.
2025 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Законының «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр» дигән законның 7нче маддәсенә үзгәрешләр керде. Шуның нигезендә балигъ булмаганнар эше буенча муниципаль комиссия рәисе итеп район башлыгы куелачак. Шул исәптән район комиссиясе составын закон нигезенә туры китереп үзгәртү турында әйтелде. Бу унайдан район башлыгы үсеп килүче буынга карата аеруча зур игътибар кирәклеген ассызыклады.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»; Илназ Габидуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев