Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада милли-мәдәни автономияләрнең җирле бүлекчә җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды

Очрашу барышында телне, традицияләрне, халыклар мәдәниятен һәм милләтара дуслыкны саклау, районда туристлык маршрутын үстерү буенча алып барылучы эшләр турында фикер алыштылар.

Кукмарада район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендә милли-мәдәни автономияләрнең җирле бүлекчә җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

Кукмарада милли-мәдәни автономияләрнең җирле бүлекчә җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды

Очрашу барышында телне, традицияләрне, халыклар мәдәниятен һәм милләтара дуслыкны саклау, районда туристлык маршрутын үстерү буенча алып барылучы эшләр турында фикер алыштылар.

Кукмарада милли-мәдәни автономияләрнең җирле бүлекчә җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды

«Күпмилләтле районыбызда татар, рус, удмурт, мари һәм башка милләт халыклары тынычлыкта, үзара дус-тату яши. Халкыбызның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу мөһим. Шуның өчен дә без барлык милли һәм дини чараларны бергәләп үткәрергә тырышабыз. Әмма без бу юнәлештә тагын да үсәргә, һәр торак пунктта милли мәдәни үзәкләр булдырылырга тиеш», — дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

Кукмарада милли-мәдәни автономияләрнең җирле бүлекчә җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды

Район башлыгы Синәр авылын мисалга китерде. Анда «Санниковлар паркы» төзелде, «XX гасыр башында мари биләмәсе» музей-этнография комплексы ачылды.

Киңәшмә ахырында милли-мәдәни автономия бүлекчәләре җитәкчеләренең хисаплары тыңланды. Алар җирлекләрдә башкарылган эшләр белән таныштырды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев