Кукмарада күпкатлы йортта яшәүчеләр фатирларның берсендә чыккан янгынны үзләре сүндергән
Янгын Маяковский урамында килеп чыга.
11 февральдә, сәгать 00.28дә районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына шәһәрнең Маяковский урамындагы күпкатлы йортларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр керә. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә кешеләр үз көчләре белән янгынны сүндергән була. Фатирның йокы бүлмәсенә зыян килә, матрац яна.

Янгын чыгуның сәбәбе — электр җиһазларының техник эксплуатациясе кагыйдәләрен бозу.

Кешеләргә зыян килми.

фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев