Комиссия утырышында коррупцияне профилактикалауның мөһим юнәлешләре тикшерелде.
Бүген Кукмара районында коррупциягә каршы көрәшне координацияләү комиссиясенең утырышы үтте. Чара кысаларында районның төрле тармакларында коррупция күренешләрен бетерүгә юнәлдерелгән актуаль мәсьәләләр каралды :
- муниципаль милекне идарә итү эшчәнлегенең торышы,
- сәламәтлек саклау тармагында коррупциягә каршы чаралар,
- төзелеш һәм төзекләндерү өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш,
- массакүләм мәгълүмат чаралары аша коррупция турында мәгълүмат бирү.
Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев