Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада көчле янгын булды

Янгын сүндерүчеләр утның күрше торак йортка таралуына юл куймады.

7 ноябрь көнне 17.10 минутта 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Әхмәт Юныс урамындагы хуҗалыкларның берсендә мунча януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасын каршы алып, ишегалды корылмаларында һәм йортта беркем дә юклыгын җиткерә.

Торак йорт һәм 165 квадрат метр мәйданда ишегалды корылмаларының чормасы ачык ут белән яна торган була һәм аның 4 метр ераклыкта гына урнашкан күрше йортка таралу куркынычы яный.

Янгын нәтиҗәсендә 165 квадрат метр мәйданда торак йортның чормасы һәм өлешчә эчке өлеше, хуҗалык корылмалары кара күмергә әйләнә.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев