Кукмарада ир-атны танышына үтерү белән янаган өчен хөкем итәчәкләр
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгәне булмаган 55 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул кеше үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә.
2024 елның 24 апрелендә төнлә исерек хәлдәге ир-ат үз өендә танышы белән тавыш чыгара. Бәхәс барышында гаепләнүче хатын-кызга аш-су пычагы белән кизәнә һәм үтерү белән яный.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше җәмәгать судына карау өчен җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев