Кукмарада ир-атны элекке хатынына үтерү белән янаган өчен хөкем ителәчәк
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ир-атны элекке хатынына үтерү белән янаган өчен хөкем ителәчәк

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы 46 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул кеше үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә.

Эш материалларына караганда, 2024 елның 29 гыйнварында ир-ат элекке хатыны белән талашкан. Бәхәс вакытында гаепләнүче хатынга тимер таба белән селтәнеп, үтерү белән янаган.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.


Нет комментариев