Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»н ачыкладылар

Конкурсның зона этабында 9 район катнашты.

Бүген Кукмарада «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2024» конкурсының зона этабы үтте. Анда Кукмара, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Питрәч, Мамадыш, Саба, Теләче районнарыннан килгән җәмәгать тәрбиячеләре катнашты. Алар тәҗрибә уртаклашты, үзләренең эш алымнары белән бүлеште, ирешкән уңышлары турында сөйләде. 

Кукмарада «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»н ачыкладылар

Әлеге конкурс 2010 елдан бирле тормышка ашырыла. Аның максаты -җәмәгать тәрбиячеләренең дәрәҗәсен күтәрү дип билгеләп үтте балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина.

«Бу — түләүсез хезмәт, ул — кешеләрнең гражданлык позициясе. Хөкем ителмәгән, уңай характеристикалы, 18 яше тулган һәркем җәмәгать тәрбиячесе була һәм әлеге изге эш белән шөгыльләнә ала. Аларны районнарның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә билгелиләр. Шуннан соң туры юлдан тайпылган, ялгыш адымга барган яшүсмер белән эш башлана. Бәлки ул бала авыр тормыш хәлендә калгандыр, бәлки социаль куркыныч хәлдәге гаиләдә тәрбияләнәдер, һәр очракка шәхси якын килеп эшләргә кирәк. Ә конкурска килгәндә, бу елның беренче зона этабы Апаста узды, бүген бирегә җыелдык. Ә республика этабы тантаналы рәвештә Казанда үтәчәк. Конкурс барышында психологлар белән берлектә тәрбиячеләрнең эш алымнарына игътибар итәбез. Кайсы очракта ул уңай нәтиҗә бирә һәм кайсы юнәлештә әле эшләргә кирәклегенә басым ясала. Һәр баланың үз холык-фигыле һәм проблемалары барлыгын онытырга ярамый», — дип сөйләде Илсөяр Хәләлетдиновна. 

Кукмарада «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»н ачыкладылар

Әйе, җәмәгать тәрбиячесе ул — киңкырлы төшенчә. Чөнки һәр бала үзенчәлекле булган кебек, алар белән эшләү алымнары да күптөрле. Моны конкурста катнашучылар да ассызыклады.

«Без — балигъ булмаган баланың остазы, аңа тормышта дөрес юнәлеш бирүче генә түгел, ә аларның әти-әниләренә ул-кызларын тәрбияләргә ярдәм итүче кеше дә», — ди алар.

Кукмарада «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»н ачыкладылар

Бәйгедә катнашучылар арасында тәҗрибәле тәрбиячеләр дә, күптән түгел генә эшкә керешкәннәр дә бар иде. Алар презентацияләр, видеолар ярдәмендә авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләр белән башкарган хезмәтләре турында сөйләделәр. Мамадыш районыннан Дмитрий Комаров җәмәгать тәрбиячеләре сафына берничә ай элек кенә баскан. Бу конкурста да аның беренче тапкыр гына катнашуы икән.

«Мин өч ай балигъ булмаган баланың җәмәгать тәрбиячесе булып торам. Шул вакыт аралыгында бу институтның нинди зур әһәмияткә ия булуын аңладым. Чыннан да, авыр холыклы балалар дөрес юлга басалар, үзләренә карата аерым игътибар, кайгыртучанлык тоялар, авыр хәлдән чыгалар. Үземнең карамактагы бала төрле спорт чараларында, җәмәгать эшләрендә актив катнаша башлады. Без аның белән машина таныклыгы алу өчен кагыйдәләр, техника төзелешен өйрәнәбез. Ул җитди сәбәпләрсез дәресләр калдырмый, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә», — диде ул. 

Кукмарада «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»н ачыкладылар

Конкурста жюри һәм катнашучылар гына түгел, ә аларның җанатарлары да бар иде. Мәсәлән, 4нче урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Елизавета Кисиль үзе дә җәмәгать тәрбиячесе булып эшләгән, әлеге конкурста да катнашканы булган. Бүген ул хезмәттәше Анна Бектина белән килгән иде. 

«Анна Михайловна безнең мәктәптә физик тәрбия укытучысы булып эшли. Ул җәмәгать тәрбиячесе буларак үзебездә укучы балага беркетелгән. Мәктәп, хокук саклау органнары белән бергә киңәшләшеп эшләгәндә генә хезмәтебезнең нәтиҗәсе күренә. Әлеге укучы балигъ булмаганнар эше буенча исәптән төшерелде. Хәзерге вакытта ул үзенең тормышын бөтенләй башка яктан күрә. Үзем бу конкурста ике тапкыр катнаштым. 2022 елда республикада икенче урын алдым, үткән ел да лауреат булдым. Хәзерге вакытта да үзем эшләгән балаларның тормышы белән кызыксынып торам. Аның берсе Казанда яши, модель хезмәтен сайлады. Ә икенчесе театр училищесында белем ала. Җәмәгать тәрбиячесе балаларны аңларга, гаепләмәскә тиеш. Чөнки ул үзе дә кайчандыр бала булган, үзе дә ялгыша алган», — дип сөйләде Елизавета Кисиль.

Кукмарада «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»н ачыкладылар

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшинаның сүзләренә караганда, районда 17 җәмәгать тәрбиячесе бар. Бүген аларның сафлары тагын да артты. Район Мәдәният йорты директоры Айгөл Сафина һәм «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Альберт Шәңгәрәев якын арада үзләренең яңа бурычларына керешәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Кукмарадан Анна Бектина, Арчадан Әмир Вәгыйзов, Биектаудан Инсаф Забиров, Мамдыштан Дмитрий Комаровлар җиңүче дип табылды, калганнар лауреат исеменә лаек булды. Җиңүчеләр исә бәйгенең республика этабында катнашачак.

Фото: Эльвира Миннәхмәтова, Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев