Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Игелек бакчасы»нда агачлар утырттылар

Чара Туеш микрорайонында узды.

Кукмара мөхтәсибәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан агач утырту оештырды.

Алар бу акция киләчәктә дә дәвам итәчәк һәм агачлар файда китерәчәк, дип белдерделәр.

«Биредә "Игелек бакчасы" дигән җиләк-җимеш бакчасы булачак. Бүген без бу изге эшкә старт бирәчәкбез, 80гә якын алма, груша, слива, чия, сырганак үсентесе утыртачакбыз. Алга таба игелекле эшкә теләгән һәркем кушыла ала», - диде Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин.

Әлеге чарада район суды коллективы һәм микрорайонда яшәүчеләр актив катнашты.

«Безгә акциягә кушылырга тәкъдим иттеләр. Без бик теләп риза булдык, зур игелекле эш башкардык. Күпмедер вакыттан соң без балалар, коллектив белән бирегә әйләнеп кайтырбыз һәм хезмәтебезнең матур нәтиҗәсен күрербез дип ышанам», - диде район суды администраторы Нурия Каюмова.

Район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, яшь буынга агач утыртуның ата-бабалардан калган матур традиция икәнен искә төшереп, үсентеләрнең үсеп китәчәгенә өмет белдерде.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk