Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Вера Пелевина бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Юбилярны котларга район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, киез итек-киез комбинатының кадрлар бүлеге начальнигы Ирина Кисиль килгән иде.

Вера Ивановнага район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина җылы теләкләрен җиткереп, Россия Президентының котлау открыткасын, Район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, киез итек-киез комбинаты хезмәткәре Ирина Кисиль дә юбилярга үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр.
Вера Ивановна тумышы белән Мәскәү каласыннан. Язмыш җилләре яшьли ятим калган кызны Кукмарага алып килә. 15 яшеннән  киез итек-киез комбинатына эшкә урнашып, алдынгы хезмәткәрләр рәтендә булып, мастер дәрәҗәсенә күтәрелеп  лаеклы ялга чыккан ул.Ике балага гомер биргән. Хәзерге вакытта  кызы Любовь Шамилевна  гаиләсендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев