Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче синтетик наркотикларның зур күләмдә законсыз әйләнешендә гаепләнә

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Кукмара районы прокуратурасы 43 яшьлек җирле кешегә карата гаепләү карарын раслады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 228нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять (зур күләмдә наркотик матдәләр сатып алу, саклау) кылуда гаепләнә.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 2022 елның 26 декабрендә гаепләнүче, үзенең яшәү урынында Интернет аша 1,02 грамм авырлыктагы синтетик наркотик сатып ала. Ул наркотиклар белән «Казан – Кизнер» электр поездында Кукмара шәһәренә кайтып җитә һәм анда полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.
Сатучыга карата җинаять эше аерым производствога бүлеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев