Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Чараны оештыручылар тарафыннан балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән.

Район Мәдәният йортында физик мөмкинлеге чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Район башлыгы Сергей Димитриев балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, үзенең изге, матур теләкләрен җиткерде.

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Чараны оештыручылар балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән. Мастер-класслар, театральләштерелгән тамаша, әкият геройларыннан котлаулар, кызыклы уеннар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уеннары — барысы да бәйрәмдә катнашучыларга. 

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Кукмарадан Рәзинә Һадиева бәйрәмгә улы Айназны алып килгән. 

«Бу бәйрәмне бик көтеп алдык, сөендек, әзерләнеп килдек. Монда әкияти мохит, бик күңелле, оештыручыларга зур рәхмәт. Без «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә елга ике тапкыр йөрибез. Бер ай дәвамында төрле дәвалану процедуралары алабыз. Төркем тәрбиячеләре төрле уеннар оештыралалар, балалар кул эшләре түгәрәкләрендә дә шөгыльләнәләр, — ди Рәзинә ханым.

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Айназ белән дә аралашып алдык. Ул үзенең Яңа елны көтүен әйтте. «Кыш бабайдан телефон сорап хат язган идем, күренми әле. Бик көтәм. Бәйрәмдә миңа бик ошый», — ди ул.

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Бәйрәм соңында һәр балага бүләкләр тапшырылды.

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев