70 яшьлек ир-ат үз гаебен таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 70 яшьлек кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул үтерү белән янауда гаепләнә.
Тикшерү материаллары буенча, 2022 елның 17 декабрендә Кукмара шәһәрендәге өендә әлеге ир-ат үзенең элеккеге хатынына карата тавыш чыгара. Конфликт вакытында ул, үтерү белән янап, хатын-кызга керамик кружка ата. Әнисен улы яклый. Гаепләнүче аңа да яный, кухня пычагы ыргыта.
70 яшьлек ир-ат үз гаебен таныды. Җинаять эше җәмәгать судьясына җибәрелде.
Нет комментариев