Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада дусты белән исерек килеш сугышкан ир-атны хөкем итәчәкләр

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителмәгән 52 яшьлек Мәмәшир авылы кешесенә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 119нчы маддәсе 1нче өлешендә (үтерү белән янау), РФ Җинаятьләр Кодексының 115нче маддәсе 2нче өлеше, “в” пунктында каралган (корал буларак кулланылган предметлар белән аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян китерү) җинаятьләр кылуда гаепләнә.
Тикшерү материаллары буенча, 2023 елның 24 гыйнварында гаепләнүче Кукмара районының Мәмәшир авылында танышы компаниясендә спиртлы эчемлекләр куллана. Өстәл артында утырганда ир-атлар арасында талаш чыга, шуннан соң гаепләнүче танышының йөзенә йодрыгы белән суга, пыяла шешәне вата һәм аның кисәкләрен тотып, аңа үтерү белән яный, зыян күрүченең ирен өлешен яралый.


Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше җәмәгать судьясына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев