Кукмарада дүрт сарай янган
Соңгы яңалыклар

Кукмарада дүрт сарай янган

Янгын Кукмара шәһәренең Ломоносов урамында килеп чыга.

Кичә Кукмарада зур янгын була. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.

Кукмарада дүрт сарай янган

23 февральдә 15.47 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына Кукмара шәһәренең Ломоносов урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. 

Кукмарада дүрт сарай янган

Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләрен күпфатирлы торак йорт хуҗалары каршы ала һәм өйдә, каралты-кураларда беркем дә булмавын, барлык яшәүчеләрнең йорттан чыгуларын хәбәр итә. 

Кукмарада дүрт сарай янган

Ялкын телләренең каралтының барлык мәйданы буенча һәм күпфатирлы торак йортка күчү куркынычы була. 

Янгын нәтиҗәсендә 4 сарай кара күмергә әйләнә, мунча диварларына зыян килә — янгынның гомуми мәйданы 153 квадрат метрны тәшкил итә. 

Кукмарада дүрт сарай янган

Бәхеткә, кешеләр зыян күрми, янгынның күпфатирлы торак йортка һәм күрше корылмаларга таралуына юл куелмый. Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.

фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару бүлеге


Нет комментариев