Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада чит ил кешесен интернет-мошенниклык өчен хөкем итәчәкләр

10 кеше мошенникның корбаны була, аларга 194 мең сумнан артыклык зыян килә.

Кукмара районы прокуратурасы Әзербайҗан Республикасында туган 25 яшьлек кешегә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 159нчы маддәсенең 1нче, 2нче бүлекләрендә каралган җинаять кылуда (мошенниклык) гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның мартыннан июленә кадәр гаепләнүче мессенджерда һәм социаль челтәрдә хатын-кызлар сумкалары, акча янчыклары һәм башка аксессуарлар сату турында белдерү урнаштырган. Җинаятьче сатып алучыларның ышанычын яулый һәм, курьер хезмәтләре өчен түләгәннән соң, товар җибәрергә вәгъдә итә. Үзенең банк счетына акчаларны алгач, ул өстенә алган йөкләмәләрне үтәми һәм элемтәгә чыгудан туктый.
10 кеше мошенникның корбаны була, аларга 194 мең сумнан артыклык зыян килә.

Ир кеше үз гаебен таныды һәм зыянны тулысынча каплады. Җинаять эше Кукмара район судына асылда карау өчен җибәрелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев