Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада чит кеше автомобилен урлаган автосервис хезмәткәрен хөкем итәчәкләр

26 яшьлек егеткә карата ике җинаять эше кузгатылган.

Кукмара районы прокуратурасы элегрәк тә хөкем ителгәне булган 26 яшьлек Кукмара кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул урлау һәм хөкем ителгән килеш исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепләнә.

2021 елның 23 ноябрендә автосервиста хезмәт куючы егет үзенең эш урынында спиртлы эчемлек эчә. Шуннан соң хезмәттәшенең әтисенең автосервис янында калдырылган автомобиленә утырып китә. Ә транспорт хуҗасы автомобильдән файдалануга рөхсәт бирмәгән була. Юлда исерек шоферны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Документларын тикшергәндә ир-атның исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен элегрәк тә хөкем ителгән булуы ачыклана.

Егет үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X