Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада бер ир-ат абыйсына үтерү белән янаганы өчен суд каршына басачак

Фигурант үз гаебен таныды.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителмәгән 38 яшьлек Югары Комар авылы кешесенә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 119 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (үтерү белән янау) гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 1 апрелендә гаепләнүче Югары Комар авылындагы өендә абыйсы белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Өстәл артында утырганда ике ир-ат арасында тавыш чыга. 38 яшьлек ир туганын кыйный, ул идәнгә егылгач, гаепләнүче ир кулына пыяла банка ала һәм туганына үтерү белән янап, аның башына суга. Зыян күрүче янауларны үз адресына кабул итеп, полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә.

Фигурант үз гаебен таныды.

Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев