Кукмарада балалар өчен бәйрәм узды
Бәйрәм көнне балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итте.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан шәһәрнең Комсомол мәйданында бәйрәм оештырылды.
Программада ниләр генә юк иде! “Үзең яса” дигән иҗади мәйданчыкларда күптөрле мастер класслар оештырылды. Кемдер губкадан, төсле кәгазьләрдән төрле уенчыклар ясады, ә кемдер перәннек бизәде һәм башка иҗади эшләр башкарды.
Балалар “Дуслык чикләүләрсез” дигән темага асфальтта рәсемнәр ясаудан да читтә калмады. “Таңбатыр” фестивале кысаларында тәкъдим ителгән уеннар да шактый малай-кызны үз янына җыйды. Шахмат-шашка унннарын яратучылар да аерым өстәлдә үзләренең осталыкларын сынады. Бәбәйләр өчен дә аерым бәйге оештырылган иде.
Конкурс-уен программасы, “Балачакның якты төсләре” дигән бәйрәм концерты, интерактив уеннар да югары дәрәҗәдә иде.
Бәйрәм көнне балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев