Кукмарада алимент буенча 1,6 миллион сумнан артык әҗәте җыелган ир-ат суд каршына басачак
Гаепләнүче 2011 елның октябреннән бирле балигъ булмаган дүрт баласын тәрбияләү өчен акча түләмәгән.
Кукмара районы прокуратурасы 39 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эшен судка җибәргән. Ир балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен алимент түләмәүдә гаепләнә.
Эш материаллары буенча, гаепләнүче 2011 елның октябреннән бирле балигъ булмаган дүрт баласын тәрбияләү өчен акча түләмәгән. Моның өчен ул элегрәк тә административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Шуңа да карамастан ир алимент бурычларыннан качуын дәвам иткән.
Алимент буенча гомуми бурыч 1,6 миллион сумнан артып киткән.
Ир үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше Кукмара районы судына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев