Кукмарада 61 яшьлек хатын-кызны йортка үтеп кереп, акча урлаган өчен хөкем иткәннәр
Хатын-кыз гаебен өлешчә таныды, зыянны тулы күләмдә каплады.
Кукмара районы прокуратурасы 61 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул законсыз рәвештә торакка үтеп керү юлы белән урлауда гаепләнә.
Эш материаллары буенча, вакыйга бу елның октябрь аенда Лубян авылында була. Исерек хәлдәге хатын-кыз, танышының бакчасында икәнен белеп, законсыз рәвештә йортына үтеп керә һәм 5000 сумнан артык акчасын урлый.
Аннары җинаять урыныннан качып, урлаган акчаларны үз кирәгенә тота.
Хатын-кыз гаебен өлешчә таныды, зыянны тулы күләмдә каплады.
Суд аңа 5000 сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев