Кукмарада 60 яшьтән өлкәнрәкләргә Covid-19дан вакцинацияләүгә язылу өчен «Кайнар линия» эшли башлады
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 60 яшьтән өлкәнрәкләргә Covid-19дан вакцинацияләүгә язылу өчен «Кайнар линия» эшли башлады

Килешенгән вакытта фельдшер тиешле документлар белән өйгә киләчәк.

Кукмарада 60 яшьтән өлкәнрәкләргә Covid-19дан вакцинацияләүгә язылу өчен «Кайнар линия» эшли башлады. Бу хакта Кукмара муниципаль районының Инстаграмындагы рәсми аккаунтта хәбәр ителә.

«Кукмара шәһәрендә яшәүче 60 яшьтән өлкәнрәкләр, 8(84364)2-84-37 номерына шалтыратып, Covid-19дан вакцина үтәргә языла ала», - диелә хәбәрдә.

Шалтыраткач үз мәгълүматларыңны җиткерергә кирәк. Килешенгән вакытта фельдшер тиешле документлар белән өйгә киләчәк.

фото: kukmor-rt.ru

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев